Закабанная мечеть

@mukhtasibVerifiedLive API

CategoryOtherLanguageRUFirst seenJul 06, 2026QualityVerified
Open in Telegram
Subscribers1.4K
Avg views3.8K
ERR267.5%
Price-- RUB
Price / subscriber--
Price / view--
Metrics updated: Jul 06, 2026
Recent posts
🥞 Җомга коймагы. ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣ 8️⃣ дәрес: балаларның фитри иманнарын саклыйк. Пәйгамбәребез: *«Һәр бала фитри иман белән туа. Соңыннан ата-анасы аны яки яһүди(иудей), яки насара(христиан), яки мәҗүси(язычник) итеп тәрбияли",* - дигән (Бохари һәм Мөслим). Аллаһы тәгалә һәр сабыйны деньяга пакь күңел, хаклыкны кабул итәрдәй табигый иман белән җибәрә. Ләкин, ата-ана, җәмгыять, балалар бакчасы, мәктәп, интернет йогынтысы белән аның фитри иманы бозылырга мөмкин. Шуңа күрә, бер бала да атеист булып тумый. Ата-ана сабыйның күңел сафлыгын сакларга, аңа хәерле сыйфатлар гына сеңдерергә тиеш. 🤲 Йә, Раббым, балаларыбызның фитри иманнарын сакла. Аларда хәерле сыйфатлар тәрбиялә.
978Jul 3
🥞 Җомга коймагы. ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣ 7️⃣ дәрес: балалар - Аллаһыдан бирелгән әманәт. Пәйгамбәребез: *«Һәркайсыгыз — көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы. Халык өстеннән куелган җитәкче — көтүче һәм ул үз карамагындагылар өчен җавап бирә. Ир-ат — үз гаиләсенең көтүчесе һәм ул алар өчен җаваплы. Хатын-кыз — иренең йорты һәм балалары өчен көтүче һәм ул алар өчен җаваплы. Кешенең хезмәтчесе дә хуҗасының малы өчен көтүче һәм ул аның өчен җаваплы. Шуңа күрә, белегез: һәркайсыгыз көтүче һәм һәркайсыгыз үз көтүе өчен җаваплы»,* - дигән (Бохари риваяте). ✅ Димәк, Кыямәт көнендә Бөек Раббы һәркемнән аның өстендәге әманәтләр өчен сорау алачак. ✅ Кайбер галимнәр: «Кыямәт көнендә улдан атасы хакында соралыр алдыннан, башта атадан улы өчен сорарлар. Ата өстендә ул хакы, ул өстендә ата хакы бар», - дигәннәр. ✅ Габдуллаһ ибн Гомәр: «Балаңны әдәпле ит, чөнки синнән аның өчен сорау алыныр. Аны ничек әдәпле иттең? Аңа нинди гыйлемнәр бирдең? Балаңнан да сиңа булган игелеге, итагате өчен сорау алыныр», - дип әйткән. 🤲 Йә, Раббым, һәркайсыбызга өстебездә булган әманәтләребезне тиешенчә күтәрергә ярдәм ит.
2KJun 26
Ассаляму алейкум, друзья! В семью нашего брата Мусы из Сарманово пришла беда. Молния поразила дом, в единственное жильё. Сгорело всё. إنا لله و إنا إليه راجعون Давайте поможем нашему брату преодолеть эти трудности. Ведь как сказано в хадисе: «Кто поможет верующему избавиться от какой-либо беды или трудности в этом мире, того Аллах избавит от одной из трудностей Судного дня». Помощь можно оказать по ссылке: https://ratingdobra.ru/projects/social-help/pomogi-seme-iz-sarmanovo
3.3KJun 20
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣ 6️⃣ дәрес: балалар өлкәннәргә тапшырылган әманәт. Балалар - Аллаһыдан бирелгән әманәт һәм зур мәсъүлият (җаваплылык) булып тооа. Раббыбыз безгә аларны һәр яктан кайгыртырга, тәрбияләргә һәм аларда хәерле сыйфатларны үстерергә боерды. Аларны яман һәм бозык булган нәрсәләрдән ерак тотарга кушты. Аллаһы тәгалә "Тәхрим" сүрәсендә әйткән: يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُم نَارًا وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ *"Әй, иман ияләре, үзегезне һәм гаилә әһелләрегезне уттан саклагыз. Аның ягулыгы кешеләр һәм ташлар"* (6). Аллаһы сакласын, кыска дөньяларда балаларыңны оҗмаһ сыенда яшәтеп, мәңгелек ахирәттә төмугъта янарга калмасын. Йә, Раббым, үзебезне, әти-әниләребезне, бала-оныкларыбызны ут газабыннан сакла. Утка якынайтучы эшләрдән, сүзләрдән имин кыл. 🤲
2.7KJun 19
3.1KJun 16